 |
Календар |
 |
 |
| « Июль 2009 » |
|---|
| Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс |
|---|
| | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
|
|
 |
 |
 |
 |
|
 |
Бераз Хезмәт гәҗите турында |
Төп |
 |
"Хезмәт" газетасы 1932 елның мартыннан татар телендә нәшер ителә. Бүгенге көндә 5622 (татар телендә - 4821, удмурт телендә - 801) тираж белән, атнага ике тапкыр А3 форматында чыга. Казанда "Идел-Пресс" дәүләт унитар предприятиесендә басыла. Газетаны Балтач районындагы күп гаиләләр алдыра.
Районыбыз тарихындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, гәзит төрле елларда төрле исем астында чыга. Нинди генә исем асытнда нәшер ителмәсен, эчтәлеге үзгәрми, күркәм традицияләрен саклап калып, район тормышын бар яклап та чагылдыра, заман проблемаларын яктырта, кешеләрнең уй-фикерләрен район халкына җиткереп бара. |
 |
Печән өсте |
Төп |
 |
 Авылда печән өсте, урак өсте дигәннәрен ишеткән бар иде, монысы тагын нәрсә дисезме? Бар ул, җәмәгать, авылда чүп өсте дигән вакыт та бар. Махсус исем белән генә йөртелми ул. Юкса, үзен декада дисәң дә була, айлык дисәң дә. Сабантуйлар үткәннән соң без үзара, авыл кешесе өчен җәй бетте инде, – дип сөйләшәбез. Ни өченме? Чөнки нәкъ менә шул чордан, кооперативларда кызу печән өсте башланган бер чакта, үз хуҗалыгы белән гомер итүчеләр өчен чүп өсте башлана да инде. Кайберәүләр, шаяртып, җәйнең ямен чебен белән кунак ала дисәләр, мин үзем һич шаяртмый гына чебен белән чүп ала дияр идем. |
|
|